Чаллыда кызамык белән авыручылар саны арткан
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кызамык белән авыручылар саны арткан

Роспотребнадзор идарәсе белгече хәбәр итте.

Чаллыда 37 кешедә кызамык (корь) чире ачыкланган. Шуның 26сы - балаларда. Узган ел 5 ай эчендә 1 генә очрак булган.

«Авыручылар саны бермә-бер артуы күренеп тора. Шуны искәртергә кирәк: чирләгән кешеләрнең берсе дә кызамыкка каршы вакцина кадатмаган булган», – дип белдерде Роспотребнадзор идарәсе белгече Наилә Әгъзәмова.

Табиблар әйтүенчә, авыруны йоктырмауның бердәнбер чарасы – вакытында вакцина ясату. Аның беренчесен балага 1 яшь вакытта кадыйлар. Икенчесен 6 яшьтә ясыйлар. Илебездә моно һәм дивакцина төрләре бар. Катнаш вакцина берьюлы кызамык, кызылча (краснуха) һәм эпидемик паротитка каршы. Прививка ясаткач, балада инфекцияләргә каршы иммунитет барлыкка килә.  

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев