Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кызларны мәктәпкә киендерү ничә сумга баса?

Ата-аналар чыгымнарны саный.

Чаллы базарлары мәктәп киемнәре белән шыплап тулган. Сатучылар үзләре үк: «Товарны күпләп алып кайттык. Хәзер ажиотаж вакыты», – ди. Мәктәп формаларының нинди төрләре генә юк! Совет чорындагы күлмәкләр тезелеп киткән. Бәяләре  2200 сумнан башлана. Фартуклар – 850 сум. Аларны, гадәттә, берьюлы ике төстәгесен – ак һәм караны алалар. Итәкләр – 1500 сум, блузкалар – 1300-1500 сум, сарафаннар 2500 сум тора. 

«Беренче сыйныфка күлмәк белән ике фартук алсалар, 4600 сумга төшә. Итәк белән блузка 3000 мең сум чамасы», – ди сатучылар.   

Кибеттә Камилла исемле шәһәрдәшебез итәк белән блузка киеп карап ята иде. Быел  ул 7 сыйныфка бара икән. Әнисе Эльвира Кашапова: «Кимендә 2-3 блузка кирәк», –ди әни кеше. Жилет 2800 сум тора. Барысы бергә – 6 мең сум.

«2200 сумга аяк киеме алдык, 1500 сумга рюкзак. Әле бу бер кызыбызга гына. Төпчеге дә быел беренче сыйныфка бара. Аңа да алып куйдык. Болардан башка спорт киемнәре, футболка, бриджи, кроссовки, канцелярия әйберләрен аласы бар. Бер баланы мәктәпкә тулысынча әзерләү өчен 15 мең сум китә», – ди әни кеше.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәпкә әзерлек