Чаллыда логистика үзәгендә фаҗига: эш урынында хатын-кыз һәлак булды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда логистика үзәгендә фаҗига: эш урынында хатын-кыз һәлак булды

Шәһәр прокуратурасы бәхетсезлек очрагы буенча тикшерү оештырды.

Якынча мәгълүматлар буенча, иртәнге сәгать 07:52дә склад территориясендә 64 яшьлек логистика эшләре операторы стеллаж белән штабелер (йөк төягеч) арасында кысылып калган. Алган җәрәхәтләрдән хатын-кыз вакыйга урынында җан биргән.

Вакыйга урынына Яр Чаллы прокуроры урынбасары  чыкты. Тикшерү барышында прокуратура эш бирүченең хезмәтне саклау турындагы закон таләпләрен ничек үтәвенә бәя бирәчәк. Аерым алганда, техника куркынычсызлыгы буенча инструкцияләрнең булуы, аларның үтәлеше һәм хезмәткәрләргә тиешле инструктажлар үткәрелүе тикшереләчәк.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Прокурор ТР кеше үлеме

Нет комментариев