Чаллыда магнит йоткан балага операция ясадылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда магнит йоткан балага операция ясадылар

Аның эчәгендә 7 тишек ачыкланды.

Кама балалар медицина үзәге табиблары кечкенә балага катлаулы операция ясады. Сабый кечкенә магнит шарлар йоткан. Ашказаны аша үтеп, шарлар эчәгендә җыелган.  

-    Магнит йоткан балалар аеруча борчу уята. Магнит шарлар бер-берсенә ябышалар. Эчәкне ике яктан кыстырып куярга мөмкиннәр. Бу вакытта кысылган урын “үлә”, ягъни некроз башлана. Безгә килгән баланың эчәгендә 7 тишек таптык. Тегәргә туры килде. Операция уңышлы үтте. Әмма ата-анасына, медицина хезмәткәләренә күпме борчу ясады. Чөнки катлаулы операция иде. Эчәк зарарланса, аның сыекчасы тышка чыга башлый. Перитонит башлана, - ди Кама балалар медицина үзәгенең хирургия бүлеге мөдире Равил Накипов. 

Табиб ата-аналарга баларына карата игътибарлы булырга чакыра. 

Чаллы хастаханәсенә 2 сум акча йотып, тагын бер бала эләкте. Тиен акча аның үңәчендә кысылып калган. Бала косып, ютәлләп чирли башлаган. Бу хакта монда яздык. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


табиблар кдмц

Нет комментариев