Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Май чабу бәйрәме үтәчәк

Шәһәрдә Масленица, ягъни Май чабу бәйрәме 16 мартта өч мәйданчыкта узачак: «Азатлык» мәйданында, ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында, шулай ук Җиңү паркында.

Бәйрәм чаралары 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Чаллы халкын бәйгеләр, театр тамашалары, төрле күңел ачулар, йолалар, ярышлар, әйлән-бәйләннәр көтә. Шулай ук бәйрәмне фольклор номерлары һәм шәһәр иҗат коллективларының матур чыгышлары да бизәячәк. Һәм, әлбәттә, бөтен мәйданчыкларда да халык кайнар коймаклар белән сыйлана алачак. 

Күркәм традиция буенча, Май чабу бәйрәме кышкы карачкыны яндыру белән тәмамланачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев