Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мәктәп укучылары 3d модельләштерү буенча проектлар якладылар

Ул Чаллының 400 еллыгына багышланган иде.

Чаллының 37нче мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары "Трехмерное моделирование и печать" юнәлеше буенча проект эшләрен якладылар. Бу уку елын чын мәгънәсендәге югары технологияле тәмамлау булды.

Әлеге программа Техногород һәм Кванториум белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә барлыкка килде.

Укучылар янына ата-аналар гына түгел, Техногород методисты Жанна Шамонова да килде.

Барлык проектлар Чаллының 400 еллык юбилеена багышланган иде. Балаларның эшләрен карап, зурлар ватанпәрвалык белән инженерлыкның бергә баруына инандылар. 

Жюри креативлык һәм төгәллек өчен бертавыштан проектларны югары бәяләде.

 Яшь талантларга  үз хезмәтләре өчен 3D-модельләштерүнең күнекмәләрен үзләштергән өчен сертификатлар, истәлекле бүләкләр һәм татлы сувенирлар бирелде.

Татарстанда "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты тормышка ашырыла.

Фотолар шәһәр хакимиятенең «Вконтакте» битеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты