Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мәктәп укучысын эт тешләде

Әнисе эшне болай гына калдырырга җыенмый.

Сукбай этләр проблемасы тагын калкып чыкты. Бу юлы күңелсез хәл Чаллының 3нче мәктәп территориясендә булды. 12 яшьлек малайны муеныннан эт тешләде. 

-     Улым Исламның мәктәптән чыккан чагы була. Дусты белән тауда 2 эт ятканын күрәләр. Ислам якынрак килеп, берсен сыйпый. Ул көтмәгәндә муеныннан тешләп ала. Ярый, йокы артериясенә тимәгән ди табиблар. Юкса бу вакыйга бик аянычлы тәмамланыр иде, - ди зыян күргән малайның әнисе Гөлназ Сабирова. 

Табиблар баланың ярасын эшкәртәләр. Котыру чиренә каршы уколлар ясыйлар. Барлыгы 9 прививка ясатырга кирәк. Ана кешене этләрнең мәктәп территориясендә йөрүе борчый. Бу сорау белән ул 3нче мәктәп директорына да шалтыраткан. Әмма, сүзләренә караганда, җитәкчелектә яклау тапмаган. Киресенчә, "үзе этләр янына якын килгән" дип гаепләп калдырганнар. Ахыр чиктә проблеманы социаль челтәрләрдә язып чыкты Гөлназ Сабирова.

-    Шул ук көнне шәһәр хакимиятеннән шалтыратып, этне тотулары турында хәбәр иттеләр. Әмма проблема тулысынча хәл ителмәде бит. Этләрнең берсе генә тотылган. Дус-ишләре калган этләр һаман мәктәп территориясендә йөри диләр, – ди борчулы ана. 

Гөлназ Сабирова бу эшне болай гына калдырырга җыенмый. Проблеманы хәл итү юлларын эзли. 

Исегезгә төшерәбез, узган ел Новотроицкое авыл җирлегендә дә 3 яшьлек малайга урам эте ташланган иде. Бу хакта без монда яздык. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сукбай этләр эт тешләгән