Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итәләр

Шәһәребез адвокаты башлангыч сыйныф укучыларын сөендерде.

Шәһәрдәшебез Айгөл Матвеева тормыш иптәше белән 3 авыру бала тәрбияли. Уртанчы кызлары Алинә 69нчы физик мөмкинлекләре чикле балалар укучы мәктәпнең беренче сыйныфына бара.

«Мәктәпкә киемнәр, кирәк-яраклар барысы бергә ике балага 35 мең сумга төшә, шуңа әйберләрне җәй башыннан әкренләп, акча булган саен ала торабыз. Портфелен апасыныкын йөртер, дип сөйләштек. Өченчесе киләсе елга укырга керә, анысына әйберләрне быел ук җыя башларбыз, мөгаен. Шуңа нинди ярдәм булса да күңелем тула, нык сөенәм», – дип уртаклашты шәһәрдәшебез.

Алсу Шакирҗанова ялгызы гына ике малай үстерә, икесе дә мәктәптә укый. Кәрим 6нчы сыйныфка бара. 
«Әти-әнием вафат, ярдәм итәр кешем дә юк. Ә бер баланы укырга җыю – 20 мең сум тирәсе. Әле логопед, нейропсихолог кебек белгечләр белән дә даими шөгыльләнергә кирәк бит, ә анда 30 минут өчен бер мең сум түлисе. Ярый әле шундый акцияләр бар» – ди әни кеше.

Алинәгә, Кәримгә һәм 69 мәктәпнең барлык башлангыч сыйныф укучыларына «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» республикакүләм акция кысаларында «Ваше право» юридик агентлык җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов 100 пенал бүләк итте.

«Хәйриячелек белән 17 елга якын шөгыльләнәм, фикердәшем Рөстәм Гатин белән башлаган идек, әле дә без бергә. Чаллы, Казан эшмәкәрләре белән берләшеп, мохтаҗларга даими ярдәм итәбез. Ә бу мәктәп белән мине «Шәһри Чаллы» таныштырды. Яңа гына укый башлаган кызлар-малайларны әлеге әсбаплар сөендерер, дәресләргә кызыктырыр, әти-әниләренә дә бераз җиңеллек өстәр дип ышанасы килә», – диде ул.  

Мәктәп директоры Рузил Кыямов әйтүенчә, бу акциягә шәһәр оешма-предприятиеләре дә ел саен кушыла: «Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты, «КАМАЗ» ярдәм итте. Комсомол районындагы мәктәп укучылары да, гадәттә, дәфтәр-каләм кебек кирәк-яраклар җыеп бүләк итә».

Акция дәвам итә, аңа кушылырга теләгән киң күңелле һәр кешегә биредә бик рәхмәтле булачаклар – хәтта 100 сум да балаларга  файда китерә ала. Узган атнада Шәһәр Советы депутатлары, эшмәкәрләр әлеге чара кысаларында СВОда катнашучыларның балаларына ярдәм күрсәтте. Мэр Наил Мәһдиев бу акциягә хезмәт коллективларына да кушылырга өндәде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев