Чаллыда малайның башына пычак белән кадаганнар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда малайның башына пычак белән кадаганнар

Гадәттән тыш хәл уйнаганда килеп чыккан.

Ял көннәрендә социаль челтәрләрдә бер видео таралды. Яңа шәһәрнең 47/20 йортының бер подьездында уйнаганда бер малай кулындагы пычакны иптәше ягына ыргыткан. Пычак очлы башы белән баланың башына кадалган.

Бергә уйнаган малайлар: «Син нәрсә эшләдең?» – дип иптәшләренә кычкырганнар. 

Бәхетләренә бер егет, 40нчы мәктәпнең элеккеге укучысы Александр,  килеп чыккан. Ул зыян күргән малайга кискен хәрәкәтләр ясамаска кушкан, аннары урамга алып чыгып беренче ярдәм күрсәткән һәм ашыгыч ярдәм хезмәте чакырган.

Әлеге хәл буенча хокук саклау органы хезмәткәрләре тикшерү башлаган. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бала ана капиталы баланың башына пычак

Нет комментариев