Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Мәләкәс елгасы күпере астында спирея үсәчәк

Чаллыда көзге өмә үзды.

Чаллыда гомумшәһәр өмә узды. Анда меңнән артык шәһәр предприятиесе һәм оешмалар катнашты. 36 меңнән артык кеше кулларына тырма тотып, шәһәр парк һәм скверларын, йорт яннарын коелган яфрактан, чүп-чардан арындырды. 2300 куб метрдан артык чүп чыгарылды.

Өмә кысаларында шәһәрдә 1200 төп агач-куаклар да утырттылар. Яңа төзелгән Мәләкәс елгасы күпере асты юл читендә миләш, чыршы агачлары һәм спирея үсәчәк. Аны утыртуда башкарма комитет җитәкчелеге һәм депутатлар катнашты. 

Шәһәрне чистарту һәм яшелләндерү икеайлыгы кысаларында барлыгы 44 меңнән артык кеше катнашты. Шул вакыт эчендә 6 меңнән артык агач һәм куак утыртылды. 

Фотолар Чаллы хакимиятенең матбугат хезмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев