Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Мәләкәс елгасының икенче яртысын чистартачаклар

Аның озынлыгы - 3 350 м.

Чаллы табигатен саклау чараларын үтәүгә шәһәр бюджетыннан 37 миллион сум акча бүленеп бирелә. Әлеге сумма шәһәрне яшелләндерү һәм төзекләндерүгә, чүплекләрдән арындыруга, локаль чистарту корылмасын проектлауга юнәлдереләчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара комиссия рәисе урынбасары Айрат Насыйбуллин хәбәр итте.  

«Экология» илкүләм проектының «уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында Мәләкәс елгасы төбен дә чистартачаклар. 

Түбән Кама сусаклагычы бер өлешен узган ел тәртипкә китерделәр. Барлыгы 1,5 км араны чистарттылар. Хәзер икенче өлешен чистарту турында уйлыйлар. Ул елга үзәнендә, Түбән Кама сусаклагычы терәкләреннән югарырак урнашкан. Озынлыгы - 3 350 м.

«Экология» милли проекты составына кертү өчен проект документациясе РФ Су ресурслары федераль агентлыгына карауга җибәрелгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: елга