Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мамонтлар яшәгән?

Шәһәр территориясендә мамонт сөякләре һәм казналыгы табылган.

Бүгенге сәхифәдә мамонт баласының казналыгы табылу турында сөйлибез. Ул Чаллының шәһәр тарихы һәм туган якны өйрәнү музеенда саклана. 
Татарстан территориясендә 10 мең ел элек яшәгән мамонтлар йонлач булган. Биеклеге 3 метрга җиткән бу хайваннар хәзерге филләр кебек 60-65 ел яшәгән, үлән белән тукланган. Палеонтологлар ачыклавынча, алар соңгы бозлавык чорында үлеп беткән.

Мамонт калдыклары Яр Чаллы территориясендә дә табылган. Музейның яхшы палеонтологик коллекциясе бар. Беренче экспонатлар Яңа шәһәрнең йортларын сала башлаганда килеп чыккан. Төгәлрәк әйткәндә, 2/01 йортын төзү өчен котлован казыганда әлеге хайванның балтыр сөяге һәм баласының казналыгы табыла. «Яшьлек» микрорайонында төзелеш башланганда да мамонт сөякләренә тап булалар. 

Күпчелек экспонатларны гравий заводы тапшырган. Анда Чулман елгасы төбеннән ком чыгаралар. Бизонның баш сөяге, мамонт тешләре дә шуннан. Күптән түгел йонлач мөгезборын казналыгын да табып китергәннәр. Мамонтның нибары 4 теше булган, ул аларны яшәү дәверендә 6 тапкыр алыштырган. Шуңа күрә табылдыклар арасында алар еш очрый. Ә менә казык тешләр табылу бик сирәк күренеш.

Наталья Микрюкова, музей фондларын саклаучы баш белгеч

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экспонат