Чаллыда машина йөртүче баланы бәрдергән
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда машина йөртүче баланы бәрдергән

Табиблар малайның гомере өчен көрәшә

Чаллыда машина йөртүче баланы бәрдергән, табиблар малайның гомере өчен көрәшә 

2026 елның 24 сентябрендә Яр Чаллының Фоменко проспектында «Лада Нива» автомобиле йөртүчесе җәяүлеләр кичүе буенча баручы баланы уздырмаган. 8 яшьлек малай җәяү барган һәм самокатын янында җитәкләп барган.

Нәтиҗәдә, бала каты имгәнгән — аны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә (БСМП) алып киткәннәр, хәзер ул реанимациядә.


Нет комментариев