Бу хакта шәһәр суды хәбәр итә
Чаллы прокуроры юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән бала мәнфәгатьләрен яклап, әхлакый зыянны компенсацияләү турында судка дәгъва гаризасы биргән.
Юл-транспорт һәлакәте февраль аенда булган. Бала туктап торган автомобильдә махсус балалар креслосында утырган. Шул вакытта әлеге машинага гаепләнүче идарә иткән автомобиль килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә баланың эче җәрәхәтләнгән, ә юл-транспорт һәлакәтеннән соң машинага утырырга курка башлаган.
Суд утырышы барышында автомобиль йөртүченең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы ачыкланган. Ул юлдагы карлы-бозлы өемне исәпкә алмаган һәм транспорт чарасының тизлеген тиешенчә контрольдә тотмаган.
Суд карары белән җавап бирүчедән баланың әхлакый зыяны өчен 30 мең сум, шулай ук 3 мең сум дәүләт пошлинасы түләтү билгеләнгән. Бу хакта Чаллы шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.
Нет комментариев