Чаллыда машиналарга зыян салып йөрүче кызларның шәхесен ачыкладылар
Алар - ЗЯБ бистәсендә яшәүче яшүсмерләр.
Полиция хезмәткәрләре урамдагы машиналар эмблемаларын һәм язуларын куптарып йөрүче кызларның шәхесен ачыклады. Әмма үзләре эзләүдә. Алар - ЗЯБ бистәсендә торучы яшүсмерләр. Әлеге факт буенча административ протокол төзелде. Җаваплылыкка балаларның ата-аналары тартылачак. Моннан тыш, зыян күргән машина хуҗаларына да матди компенсация түләргә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев