Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «машинасыз йортлар» салачаклар

Баш архитектор Мәликә Шәмсиева шәһәрдә уңайлы ишегаллары ясау белән уртаклашты.

Чаллыда ел саен 300 мең кв.м. торак йорт төзелә. Проект өстендә эшләгәндә бердәм концепция булдыру күздә тотыла. Шул ук вакытта уңайлылыкка да өстенлек бирелә. Чаллының баш архитекторы Мәликә Шәмсиева эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә "машинасыз йортлар" проекты белән таныштырды. 

"Машинасыз йортлар" ишегалдында машиналар тезелеп тормаячак дигән сүз. Ул урыннарда балалар һәм спорт мәйданчыклары, ял итү урыннары булачак. Уңайлы да, куркынычсыз та. Ата-аналар балалары өчен тыныч булачак. Җәяүлеләр юлын киң, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү, чүп чыгару машиналары үтәрлек итеп ясаячаклар", - диде ул. 

Йортлардан ерак түгел күпкатлы машина кую урыннары төзеләчәк. Аның иң өске катында яктырткычлар белән җиһазландырылган спорт мәйданчыгы урын алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев