Чаллыда нинди фәннәрдән укытучылар җитми?
Шәһәрдә ел саен 250гә якын яшь педагог эшкә урнаша.
Чаллы башкарма комитеты укучылар саны нормадан күпкә артык булган мәктәпләр исемлеген игълан итте. Бу исемлеккә 11 белем бирү учреждениесе кергән. Лидерлар рәтендә – 42нче профильле лицей. Ул мең ярым укучыга исәпләнгән булса да, бүгенге көндә биредә 3 031 бала белем ала.
Исемлеккә шулай ук түбәндәге мәктәпләр кергән:
• 62нче белем бирү үзәге (2 615 бала);
• 14нче гимназия (2 418 бала);
• 41нче мәктәп (2 444 бала);
• 58нче мәктәп (1 892 бала);
• 35нче мәктәп (1 679 бала);
• 39нчы мәктәп (1 612 бала);
• 30нчы мәктәп (1 446 бала);
• 10нчы мәктәп (1 391 бала);
• 15нче мәктәп (1 397 бала);
• 19нчы мәктәп (1 418 бала).
Шәһәрнең 22 мәктәбендә укулар ике сменада оештырылган.
Бүгенге көндә математика, рус теле, физика һәм химия укытучыларына ихтыяҗ бар. Шәһәр мәгариф системасына ел саен 250гә якын яшь педагог эшкә урнаша.
Чаллыда быел яңа мәктәп төзелеше планлаштырылмый. Киләсе елларда төзелеш эшләре яңа микрорайоннар барлыкка килүен һәм ихтыяҗны исәпкә алып планлаштырылачак.
Балалар бакчаларына килгәндә, иң зур йөкләнеш яңа төзелгән районнарда күзәтелә, алар арасында: Замелекесье, Яшьлек, Прибрежный һәм «Притяжение». Биредә балалар саны артып китә. Яшәү урыны буенча урын алмаган балаларга якын-тирә комплекслардан урыннар тәкъдим ителә. Шул ук вакытта башкарма комитет бакчаларга йөрүче балалар санының берникадәр кимүен теркәгән. Бу 1 яшьтән башлап балаларны урыннар белән тәэмин итәргә мөмкинлек биргән. Шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән (ОВЗ) балалар өчен өстәмә төркемнәр ачылган.
Бакчаларда тәрбиячеләр вакансияләре бар, алар хезмәткәрләрнең пенсиягә чыгуы яки декрет ялына китүе белән бәйле. Шундый хәлгә карамастан, шәһәрнең 129 бакчасында кадрлар белән тәэмин ителеш 97% тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев