Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Мәүлид бәйрәме үтәчәк

Чарага Татарстанның баш мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чакырулы.

Бүгег, 26 сентябрьдә, Чаллының “Ихлас” мәчетендә Мәүлид ае уңаеннан чара үтәчәк. Анда Татарстанның баш мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да чакырулы. Кичәдә вәгазь сөйләнәчәк, Коръән укылачак, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһиссәлләмгә багышлап салаватлар әйтеләчәк, мөнәҗәтләр яңгыраячак. Оештыручылар сүзләренчә, әлеге чарага һәркем килә ала. 

Исегезгә төшерәбез, 3 сентябрьдә мәртәбәле Рабигыль-әүвәл ае кергән иде. Ул 4 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда дин кардәшләребез, хәлдән килгәнчә, туганнарын, якыннарын табынга җыялар. Анда, гадәттә, Мәүлид укыйлар. Җомга көннәрне Пәйгамбәргә атап вәгазьләр сөйлиләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев