Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда махсус хәрби операция ветераннары арасында волейбол турниры узды. Фоторепортаж.

Анда 4 команда катнашты.

Көчле рухлы егетләрне Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Татарстан дәүләт советының мактаулы рәисе, республика волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. 

«Чаллыда махсус хәрби операциядә катнашучыларга, СВО ветераннарына карата аерым хөрмәт. Без кулларына корал тотып Ватан сагында торган егетләребезгә рәхмәтле. Аларга даими ярдәм итәбез. Бу чараны да үзебездә уздырырга булдык. Ярышларда көчле команда җиңсен», – диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев.

Республика волейбол федерациясе рәисенә махсус хәрби операциядә катнашып кайткан егетләр ярышлар уздырып  булмасмы икән дип мөрәҗәгать иткән.

«Без аларның үтенечеләрен президиум утырышында карадык һәм ярдәм итәргә булдык. Мондый чаралар егетләргә аралашыр, тәҗрибә уртаклашыр өчен кирәк. Аларның төрле авырлыклар күреп тә сынмыйча, сәламәт яшәү рәвеше алып барулары үсеп килүче буынга үрнәк», – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. 

Ул ярышларда катнашучы командаларга уен өчен сеткалар тапшырды.
Чарада Чаллының «Феникс» командасы тренеры Илгиз Әхмәтшинга һәм махсус хәрби операция ветераннарына даими ярдәм итүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт волейбол Чаллы мэры СВО ветераны Фәрит Мөхәммәтшин