Халыклар бердәмлеге көне алдыннан яңа гаилә барлыкка килде.
Халыклар бердәмлеге көн алдыннан Чаллының тантаналар сараенда, махсус хәрби операциядән кайткан ир-егет сөйгәне белән никахын рәсмиләштерде.
Бер-берсе белән балдаклар алмашып, гаиләнең беренче рәсми документы - язылышу турындагы таныклыкны алганнан соң, Дмитрий белән Аделина Ватан-Ана мемориалына чәчәкләр салдылар. Ватан өчен каһарманнарча һәлак булган батыр якташларыбызны искә алдылар.
Фотолар ЗАГС идарәсеннән алынды.
Нет комментариев