Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда махсус хәрби операциядәге ир-егетләрнең балаларын кинотеатрга алып бардылар

Барлыгы 30дан артык мультпоход оештырылды.

Чаллыда махсус хәрби операциядәге ир-егетләрнең гаиләләренә һәм балаларына ярдәм дәвам итә. Барлыгы 200дән артык бала кинотеатрга барып мультфильм карап кайттылар. 

Язгы каникул башлануга 220 бала «Синема парк»та кызыклы мультфильм карады. Сеанс алдыннан балаларны попкорн һәм сок белән сыйладылар. 

«Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре безнең кайгырту һәм ярдәмне тоярга тиеш. Без аларның балаларының ялларын оештырып, борчылу уйлардан ял итүләрен телибез», – диде проектның координаторы Эдуард Фаттахов.

Әлеге проектта шәһәр эшмәкәрләре актив катнаша. Эдуард Фәттахов белән эшмәкәр Егор Юдин финанс ярдәме күрсәтте. 

Фотолар Эдуард Фәттаховтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы МАХСУС хәрби операция