Чаллыда мерседес хуҗасын кулга алдылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мерседес хуҗасын кулга алдылар

Ул Новосибирскига юл тоткан була.

28 яшьлек Екатеринбург егете максатына ирешә алмады. Шәһәргә кергәндә постта аны инспекторлар туктата. Алдагы пассажир утыргычы астыннан 2 төргәк һәм багажниктан 3 төргәк табалар. Авырлыгы 5 килограммга якын. Тикшерү нәтиҗәсендә, ул гашиш булып чыга. Мерседес хуҗасы наркокурьер булып бер атна элек кенә эшли башлавын әйтә. Наркотикны ул Люберцы шәһәреннән барып ала. Новосбирскида яшерен урында калдырырга тиеш була.  Наркотик таратуда гаепләнүче кулга алынды. Аңа карата җинаять эше кузгатылды. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ЮХИДИ штраф закон

Нет комментариев