Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мигрант-студентлар закон боза

Алар таксист булып эшли.

Узган ел Чаллыда 24 меңнән артык чит ил гражданы миграция исәбенә куелган. Шәһәргә гадәттә Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Урта Азиянең башка илләреннән киләләр. Максатлары – эшкә урнашу. Шулай ук укырга һәм кунакка килүчеләр дә бар, дип сөйләделәр Эчке эшләр идарәсендә узган матбугат конференциясендә.

Эшкә килгән хатын-кызлар (алар мигрантларның 10%ын тәшкил итә) туклану, клининг өлкәсендә эшлиләр. Ир-атлар – төзелештә, шәһәр предприятиеләрдә. Студентлар да тик утырмый. Укудан тыш таксист булып эшлиләр. Ләкин аларның моңа хокукы юк, дип белдерде Эчке эшләр идарәсенең миграция сораулары буенча бүлек башлыгы Сергей Викулов. Аларның Россия таныклыгы булырга тиеш. Моннан тыш, һәр мигрант хезмәт кую өчен патент алырга бурычлы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев