Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Минем гаиләм татарча сөйләшә» бәйгесе узды - фотолар

«Шәһри Чаллы» проектының дәвамы бар.

2022 елда «Шәһри Чаллы» газетасы «Минем балам татарча сөйләшә» проектын гамәлгә ашырды. Без үрнәк татар гаиләләре, аларның баладагы сәләтне үстерү, телебезне саклап калу өчен кулланган тәрбия ысуллары белән ел буе таныштырып бардык. Сөенечкә, проектыбыз дәвамлы булды. Шәһәрнең 54нче гимназиясендә «Минем гаиләм татарча сөйләшә» шәһәркүләм бәйгесенең финалы узды. Анда алты гаилә тапкырлыкта, җыр-бию, күмәк шөгыльдә көч сынашты.
Әлеге бәйгенең күркәм үзенчәлеге әтиләрнең актив катнашуы булды.

Гадәттә, ир-атлар мондый чаралардан читтә кала, ә биредә алар әниләр белән бертигез сөйләде, биеде. Шунысы да игътибарга лаек: милли чарага яңа уку йортлары тартылган. 64нче прогимназия данын – Шараевлар, «Адымнар-Чаллы» полилингваль мәктәбе-59нчы гимназияне Хәсәнҗановлар яклады. 54нче гимназиядән ике гаилә – Бритьковлар һәм Ситдыйковлар, 2нче гимназиядән Хәбибуллиннар, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернаттан Мөхәмәтдиновлар катнашты.

Барысы да алдагы этапта видеобиремне үтәп финалга үткән. Күренеп тора, әзерләнгәннәр, барысы да матур милли костюм, түбәтәй-калфак кигән, чыгышларына туры китереп сәхнәдәге экран өчен презентация ясаганнар, ә иң мөһиме – олылар да, балалар да татарча сөйләшә. Чыгышлар тәмамланганнан соң бар зал аягүрә басып милләтебез гимнына әйләнгән «Туган телне» җырлады.

Гаиләләрне жюри әгъзалары – ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, шәһәр мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе баш белгече Наилә Миначева, Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Олег Кинҗәгулов, «Шәһри Чаллы» газетасы корреспонденты Сәрия Гарипова бәяләде. Үз-үзең белән таныштыру, шөгыль-мавыгулар, интеллектуаль уендагы җаваплар буенча Мөхәмәтдиновлар җиңүгә лаек дип табылды. «Ак калфак» җәмгыяте җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Фирдүсә Әюпова исә барысын да җиңүче дип атады. Ахырдан барлык катнашучыларга дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 

Олег Канаков фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев