Чаллыда мөмкинлекләре чикле кешеләр мода күрсәтергә уйлый
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мөмкинлекләре чикле кешеләр мода күрсәтергә уйлый

Анда 10нан артык шәһәрдәш катнашачак.

Бу хакта әлеге проектны оештыручы Зөлфия Җәббарова хәбәр итә. Инде беренче дефиле дәресләре булган. Оештыручы сүзләренчә, мода күрсәтү май аена планлаштырылган. Анда 10нан артык катнашучы булыр дип көтелә. Һәр чәршәмбе физик мөмкинлекләре чикле ханымнарга дәресләр үткәрәчәкләр. 

- Мин үзем 2 группа инвалид. "Шатлык" яшьләр үзәгенә йөрим. Монда минем кебек мөмкинлекләре чикле яшьләр белән аралашабыз. Шулай бервакыт "Ә нигә әле безгә мода күрсәтмәскә?!" дигән фикер килде. Аны клуб та хуплады. "Хыялыма таба барам" ("Иду к мечте") мода күрсәтү проектының инде күп кенә иганәчеләре, ярдәм итүчеләре бар, - диде Зөлфия Җәббарова. 

Кызлар белән стилистлар, режиссёрлар, танылган мода мәктәбе директорлары эшли. Проект белән Казаннан кызыксынучылар да бар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


мода физик мөмкинлекләре чикле

Нет комментариев