Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мошенниклар кушуы буенча фатир талаган яшүсмерне тоткарладылар

16 яшьлек малай Казаннан килгән

Татарстан полицейскийларына әлеге җинаятьне ачу өчен бер тәүлектән дә азрак вакыт кирәк булган. Мошенниклар ике яшь егетне берьюлы алдап, үзләренең хәйләкәр схемаларында кулланганнар.

Җинаятьтә ике кеше катнашкан:

-   20 яшьлек Чаллы егете (Санкт-Петербургта укый). Мошенниклар аны алдап, үз гаиләсенең (әти-әнисе һәм әбисенең) фатир ачкычларын подъезд пандусы астына яшерергә күндергәннәр. Егет моның өчен махсус Питердан Чаллыга кайткан, ачкычларны яшереп, урынын фотога төшереп мошенникларга җибәргән.

-  16 яшьлек Казан мәктәп укучысы. Ул мошенниклар кушуы буенча Казаннан Чаллыга таксида килгән. Яшерелгән ачкычларны алып, фатирларга бернинди тоткарлыксыз кергән.

Мошенниклар яшьләрнең кылган эшләре өчен җаваплылыкны аңламауларыннан файдалана
Мошенниклар яшьләрнең кылган эшләре өчен җаваплылыкны аңламауларыннан файдалана

Яшүсмер фатирлардагы сейфларны ваткан һәм андагы 1500  доллар һәм 100 мең сум акчаны урлаган. Ул барлык акчаны мошенниклар күрсәткән банк счетларына күчергән һәм Казанга кайтып киткән.

Оперативниклар Казан яшүсмерен шул ук көнне тоткарлаган. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсе 3 нче өлеше буенча («Зур күләмдә фатирга кереп урлашу») җинаять эше кузгатылган.

Полиция кисәтә: Мошенниклар яшьләрнең үзләренең кылган эшләре өчен җаваплылыкны аңламауларыннан файдаланып, җинаятькә җәлеп итәргә мөмкин. Балаларыгызга таныш булмаган кешеләрнең шикле йөкләмәләрен үтәү куркыныч икәнен аңлатыгыз!

 


Нет комментариев