Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мохтаҗларның керләрен бушка юачаклар

Проектны тормышка ашыру өчен 1 миллион сум акча сарыф ителәчәк.

Чаллыда бушлай кер юу урыннары ачарга мөмкиннәр. Бу хезмәттән матди яктан зур авырлыклар кичергән шәһәрдәшләребез файдалана алачак. Биредә керләрне юып кына түгел, киптереп һәм үтүкләп дә бирәчәкләр. 

Әлеге хәйрия проекты белән “Навигатор успеха” үзәге шөгыльләнә. Аны тормышка ашыру өчен Шәһәр Башкарма комитеты түләүсез шартларда урын биргән. Керләрне биредә ял көннәрендә волонтерлар кабул итеп алачак. Аларны төсләргә аерып, чистартып, юып, киптереп кире пакетларга салып кайтарачак.

Үзәк белгечләре бу проект белән федераль грант отарга да өметләнә. Бар да план буенча барса кер юу урынын 2023 февраленнән соң ачарга мөмкиннәр. Бу максатка якынча 1 миллион сум акча сарыф ителәчәк. Аның 570 меңен үзәк белгечләре үзләре тапкан.

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәйрия