Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда музыка мәктәбе яңа бинага күчә

Биредә ремонт эшләре бара. Ул күпмегә төшә?

Чаллы мэры Наил Мәһдиев 2нче балалар музыка мәктәбенең яңа бинасындагы капиталь ремонт барышын карады. Элеккеге балалар бакчасын ремонтлау Татарстан Мәдәният министрлыгы биргән 150 млн сум акчага башкарыла. Биредә тәрәзәләр куелган, түбә яңартылган инде. Бүгенге көндә эчке эшләр, су, җылылык һәм канализация системасын яңарту дәвам итә. Бина 1700 кв метр мәйданны били.

"Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова ярдәме белән яшь музыкантларга уңайлы шартлар тудырабыз.

Барлык эшләрне августта тәмамларга кирәк. Укучылар яңа уку елын яңартылган бинада башласыннар", - диде Наил Мәһдиев.

2нче балалар музыка мәктәбе - Чаллының иң алдынгы уку йортларының берсе. Биредә 59 педагог 330 балага музыкаль белем бирә, уен коралларында уйнарга өйрәтә. 56 ел эчендә биредә укып чыккан 350дән артык белгеч үзен музыкага багышлады. Алар шәһәр һәм республика халкына хезмәт итә.

Ремонттан соң биредә заманча бүлмәләр, төзекләндерелгән матур территория һәм яңа технологик җиһазлар барлыкка килә.

Интерьерлар якты төстә ясалган, диварлар бөек композиторларның цитаталары белән бизәлгән.

Биредә яшь талантлар 7 бүлектә 15 белгечлек буенча укыйлар.

Музыка мәктәбенең Железнодорожниклар урамындагы бинасында зурлар һәм балалар китапханәсе булачак.

Татарстанда "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты тормышка ашырыла.

Фотолар шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ирада аюпова Чаллы мэры "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты Музыка мәктәбе