Чаллыда наркотик белән тотылган ир-атка нинди җәза билгеләнде?
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда наркотик белән тотылган ир-атка нинди җәза билгеләнде?

Шәһәрдә суд утырышы булды.

Мәскәү өлкәсеннән юл тотучы 47 яшьлек ир-атны узган елның январь аенда тоткарладылар. Ул Интернеттан 4,3 килограмм наркотикка заказ ясый.  Соңыннан Тула өлкәсе Ефремово шәһәренең юл читендәге агачлыгыннан барып ала. Ир-ат Магнитогорскка таба барырга тиеш була. Әмма максатына ирешә алмый. Чаллы инспекторлары тоткарлый. 

Чаллы судында аңа карата хөкем карары чыгарылды. Зур күләмдә наркотик матдә таратуда гаепләнүхче ир-ат 8 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Ул катгый режимлы төзәтү колониясендә утырачак. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


суд утырышы

Нет комментариев