Чаллыда наркотик матдәләр сатучыны тоттылар
Аңарда 1 кг.га якын гашиш табылды.
Сәүдәгәр наркотик маддәләр сату өчен үзенең онлайн-кибетен булдырган. Тик хокук саклау органнары аның эзенә төшкән. Моңа кадәр дә тыелган әйберләр саткан өчен җаваплылыкка тартылган адәм сабак алмаган булып чыкты.
Ул 3 ай элек тагын элеккеге эше белән шөгыльләнә башлаган. «Товар»ны урманнардагы «закладка»ларда алган һәм интернет мәйданчыкта саткан.
Соңгы партия наркотик матдәне бер млн сумга Казан яныннан алган булган. Чаллыга кергәндә аны хокук саклау органнары хезмәткәрләре туктаткан. Машинасыннан 1 кг га якын наркотик матдәләр тапканнар.
34 яшьлек ир-атны СИЗОга җибәрделәр. Суд аның гаебен расласа, ир-атка 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев