Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бурычлы предприятиеләрне атадылар

Барлыгы 11 оешма һәм шәхси эшмәкәр.

Чаллы 11 оешма һәм шәхси эшмәкәр НДФЛ түләми. Бурычлылар арасында: «О2» - 10,2 млн сум, «Силикат кирпеч заводы» – 5 млн сум, «Трубострой» - 4,4 млн сум, «Камавтодор» – 3,7 млн сум, «РИАТ» компаниясе - 3,3 млн сум. Шулай ук «Теплодом» – 11,2 млн сум, Адель Ахтариевның предприятиесе - 4,5 млн сум, Кристина Козлованың оешмасы – 3,3 млн сум, Альберт Мөхәммәтшин предприятиесе – 3 млн сум бурычы бар.

"НДФЛ буенча бурычлар суммасы ел саен арта. Болай булырга тиеш түгел. Эшчеләрнең хезмәт хакыннан НДФЛ тотып калучы предприятиеләр салымны күчерергә тиеш. Салымны вакытында түләмәү, билгеләнгән сроклардан соңрак түләү һәм җибәрелгән хаталар аркасында яисә салымнарны яшерү максатыннан камераль тикшерүләр нәтиҗәләре буенча салымны тулыландырып исәпләү – болар барысы да бурычлар артуының төп сәбәпләре», – ди финанс идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев