Шимбә көнне «Энергетик» мәдәният сараенда Нурлат районы якташларының очрашуы булды. Анда җәмгыятьнең яңа рәисен дә сайладылар.
«Нурлатлылар очрашуга зал тутырып килделәр. Мәртәбәле кунаклар да күп иде. Алар арасында «Татар-информ» агентлыгы җитәкчесе Ринат Билалов, талантлы яшь җырчы Рөстәм Насыйбуллин һәм башкалар бар иде. Җырлы-биюле кичә бер сулышта узды», – диде кичәне оештыручы һәм алып баручы Гөлзада Рзаева.
Очрашуда «ЖилЭнергоСервис» компаниясе генераль директоры, шәһәр Советы депутаты Әхәт Галәүтдиновны Нурлат якташлык җәмгыятенең рәисе итеп сайладылар.
Фото авторы Рәфкать Билданов
Нет комментариев