Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда очсызга күлмәк сатучыны тоттылар

Ул ялган рәвештә 7,5 мең сум үзләштергән.

Чаллыда Интернет аша алдаучы мошенник хатынны тоттылар. Ул “МIА” хатын-кызлар киеме кибете исеменнән гүзәл затларга күлмәкләрнең 500 сумга гына сатылуы турында хәбәрләр җибәрә. Шәһәрдәшнең берсе ышана. 11 кием сайлый. Картасына алдан 7 мең 650 сум күчереп куя. Тик вәгъдә ителгән очсыз күлмәкләр килеп ирешми.  

Кеше алдап, акча үзләштерүче хатын-кызны Чаллы судында “Мошенниклык” маддәсе буенча хөкем иттеләр. Ул үз гаебен танымады. Аңа 120 сәгатьлек мәҗбүри эшләр билгеләнде. Моннан тыш, үзләштергән акчаны да хуҗасына кайтарасы булачак. 

Фото freepik.com сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенниклык