Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа аллея барлыкка килде

Спортчылар мэр белән бергә агачлар утырттылар.

Чаллыда көзге яшелләндерү айлыгы башланды. 

Бүген Чаллы мэры Кубогы өчен көрәшергә килгән боксчылар һәм чараның мактаулы кунаклары "Олимпийский" спорткомплексы янында агачлар утырттылар. 

Әлеге эшне шәһәр мэры Наил Мәһдиев башлап җибәрде. Ул җәһәт кенә бер-бер артлы берничә агач утыртты. 

"Без шәһәрнең иҗтимагый урыннарында агачлар утыртуны традициягә керттек.  Без спортчылар белән бергә спорт вакыйгасыннан матур тәэсирләр генә калдырмыйбыз, агачлар да утырттык. Алар безнең яшел шәһәребезне бизәячәкләр. Агач, куаклар утырту бездә хуплана. Шунысы сөенечле, бу эштә шәһәрнең күренекле кунаклары да катнаша. Аларга боксны популярлаштырган һәм шәһәрне яшелләндерүдә катнашканнары өчен рәхмәт", - диде ул. 

"Олимпийский" спорткомплексы янына 61 нарат, 29 миләш, 10 пирамидаль  тупыл утыртылды. Чарада катнашкан һәркем үзе утырткан агачка исеме язылган тасма элеп куйды.  

 Бүген кичке 20 сәгатьтә Боз сараенда бокс турниры башлана. Аны "Матч ТВ" һәм "Матч. Боец" каналларыннан карап була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көзге санитар ике айлык