Ункөнлектә нинди чаралар үткәрелә?
Чаллыда 125 154 пенсионер яши. Шәһәрдә 100 яшькә җиткән 26 озын гомерле кеше теркәлгән, ә иң өлкән шәһәрдәшебез — Гөлсем Сәмигулла кызы Шәйдуллина — 103 нче яшен билгеләп үтә.
364 Бөек Ватан сугышы ветеранына, шул исәптән 6 фронтовикка аерым игътибар бирелә. Аларның һәркайсына җитәкчеләр һәм активистлар арасыннан шәхси куратор беркетелгән.
Өлкәннәр декадасына багышланган концерт 6 октябрьдә Комсомол районында, 7 октябрьдә Автозавод һәм Үзәк районнарында үтә. 8 октябрьдә шәһәр күләмендә чара узачак.
Нет комментариев