Алар проспектларны, скверларны чүп-чардан арындырдылар.
Чаллыда гомумшәһәр өмәсе үтте. Анда барлыгы 3000гә якын кеше катнашты.
Хакимият хезмәткәрләре, район хакимиятләре вәкилләре, идарә итү компанияләре, предприятие хезмәткәрләре, студентлар проспектларны, парк, скверларны корыган яфраклардан, чүп-чардан арындырдылар.
130 куб метрдан артык чүп чыгарылды.
Өмәгә кадәр "ПАД" хезмәткәрләре тукталыш павильоннарын юдылар.
Чаллы ТЭЦыннан 60 кеше 59нчы бистәдәге территорияне тәртипкә китерде.

Чаллыбызны чистарту, яшелләндерү эшләре дәвам итә.
1 май бәйрәменә узган еллардагы кебек Чаллыбыз чиста һәм матур булачак.
Нет комментариев