Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ОРВИ белән авыручылар арткан

Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр иттеләр.

"Чаллыда кискен респиратор вирус инфекцияләре белән авыручылар саны артуы күзәтелә. Әмма күрсәткечләр куркыныч түгел, - дип белдерде сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм Ногманов.

Коронавирус белән авыручылар да аз. Авыр очраклары бөтенләй теркәлмәгән. Пандемия башланганнан бирле 31 меңнән артык кешедә коронавирус инфекциясе расланган. 

Хәзерге вакытта гриппка каршы вакцинация бара. Барлыгы 150 мең кешегә прививка ясату күздә тотыла. 

"Прививканы 1 декабрьга кадәр ясатып бетерергә кирәк. План буенча шәһәрнең 60 процент халкы әлеге процедураны үтәргә тиеш", - дип белдерде баш санитар табибның урынбасары Лемуза Нәфигуллина. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев