Чаллыда ОРВИ белән авыручыларның яртысы - балалар
Роспотребнадзор белгече куркырлык урын юк ди.
Узган атнада Чаллы шифаханәләренә 3007 кеше мөрәҗәгать иткән. 48 кешедә грипп ачыкланган. Калганнарында - ОРВИ.
«Ике атна элек чирләүчеләр саны азрак иде. Көннәр салкынаю сәбәпле, чирләүчеләр 11%ка артты. Авыручыларның 49%ын балалар тәшкил итә», – ди ТР Роспортребнадзор идарәсе белгече Наилә Әгъзәмова.
Шәһәрдә эпидемиологик хәл тыныч. Авыручылар күрсәткече 10 мең кешегә - 56,6%. Эпидемиологик киртәдән 2 тапкырга кимрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев