Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда өске каттан 7 яшьлек бала егылып төште

Әнисе аны берүзе тәрбияләгән.

"Чаллыда 11нче комплекстагы йортның 4нче кат тәрәзәсеннән 7 яшьлек бала егылып төште. Малай реанимациядә, комада. Әнисе аны берүзе тәрбияли". Мессенджерларда бүген шундый мәгълүмат таралды. Ата-аналар комитеты гаиләгә матди ярдәм җыюны оештырды. Кем күпме булдыра ала, шулкадәр акча күчерә ала, дип телефон номерын күрсәтеп яздылар.  

Без әлеге вакыйгага ачыклык кертү максатыннан Кама балалар медицина үзәгенә шалтыраттык. Матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, баланың хәле стабиль, ул реанимациядә, тик комада түгел. Аңа кирәкле барлык медицина хезмәтләре дә күрсәтелә, тиешле дарулар белән тәэмин ителгән.

Егылып төшкән малай быел беренче сыйныфка укырга кергән булган. Ата-аналар комитетында торучы шәһәрдәш әйтүенчә, гаиләгә ярдәм итү йөзеннән акча җыйганнар. "кирәкле сумманың  җыелып бетте, баланың әнисе үтенече буенча ярдәм күрсәтүне туктаттык", - ди ул. Комитет шәһәрдәшләребезгә рәхмәт хатын тарата. Анда “Катлаулы заманда да ярдәм кулы сузырдай кешеләр барын белү - бик зур таяныч” диелә. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев