Ул бар гомерен мәдәнияткә багышлады.
Кайгылы хәбәр килеп иреште. Озак еллар Чаллының мәдәният идарәсендә баш белгеч булып эшләгән Рәмзия Нуриман кызы Архиреева кинәт вафат булды.
«13 ел иңне-иңгә куеп эшләдек. Якты, көчле, үз эшенең остасы иде. Әлеге хәбәр мине тетрәнде. Ул изге күңелле, югары мәдәниятле кеше. Бар гомерен Чаллы һәм республика сәнгатенә багышлады. Урыннары җәннәттә булсын. Аның турында якты истәлекләр күңелләребездә озак сакланыр», – диде шәһәрдәшебез Луиза Гайфетдинова.
Нет комментариев