Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда параличлы рәссам Ренат Мусин белән очраштылар

Аның картинасы Минтимер Шәймиевтә дә бар.

“Нур” яшьләр үзәгендә талантлы шәхес Ренат Мусин белән очрашу кичәсе үтте. Аның белән якыннан танышырга шәһәр студентлары килде.

Ренат тумыштан ДЦП белән авырый. Куллары да, аяклары да эшләми. Шуңа да карамастан, ул пумаланы тешенә кысып, искиткеч картиналар ясый. Аның 100дән артык картинасы бар. Берсен хәтта Татарстанның элекке Президенты Миңтимер Шәймиевка бүләк иткән.  

Ренат Мусин – оптимист кеше. Җәйләрен үзе генә коляскасында Яр буйлары буйлап йөреп кайта. Сәяхәт итәргә ярата. Спорт белән шөгыльләнә. Шашкалар белән мавыга. Студентлар үзләре дә: "Ул үрнәк алырлык шәхес. Хәзер безнең тагын бер дустыбыз бар ", - диләр.

Фото Ренат Мусинның шәхси аккаунтыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иҗат рәссам