Чаллыда парфюм карагын тоттылар
Ул - беркайда эшләмәүче егет.
Чаллы хокук сакчыларына сәүдә үзәге вәкилләре мөрәҗәгать итә. Консультантлар күрмәгәндә 20 яшьлек егет стеллаждан 8 мең сумлык духи урлый. Соңыннан сатып, акчасын туздыра. Полиция хезмәткәрләре аның эзенә видеокүзәтү җайланмаларын карап чыга. Егет беркайда да эшләми. Җинаять эше кузгатылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев