Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда пассажир автобуслары аркасында 13 кеше имгәнде

Инспекторлар рейд белән чыкты.

Пассажир йөртүче шәхси автобуслар ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибары үзәгендә. Ел башыннан алар катнашында 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Тән җәрәхәтләре алучылар да шактый. 13 кешегә табиб ярдәме кирәк булды. 

Шуны исәпкә алып, инспекторлар рейд уздырды. Алар автобус йөртүчеләрнең документларын, транспорт чараларының техник торышын тикшерде. Барлыгы 65 кагыйдә бозу ачыкланды. 35 автобус техник яктан төзексез булып чыкты. 15 автобуста пассажирларны дөрес йөртмәүләре ачыкланды. Моннан тыш, куркынычсызлык каешларын эләктермәүчеләргә дә тап булдылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ штраф закон автобуслар