Чаллыда пассажир автобусы белән «КАМАЗ» бәрелеште
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда пассажир автобусы белән «КАМАЗ» бәрелеште

Зыян күрүчеләр бар.

Исегезгә төшерәбез, кичә Муса Җәлил проспектында 7нче санлы маршрут автобусы белән "КАМАЗ" бәрелеште. ТР Эчке эшләр идарәсе белдерүенчә, "КАМАЗ" юл хәрәкәте иминлеген һәм куркынычсыз дистанцияне тәэмин итүче тизлекне сайламый. Шул сәбәпле тукталыштан кузгалучы автобуска килеп менә. Нәтиҗәдә, пассажирлары булган газель әйләнә. 

БСМПга 7 пассажирны озаталар. Алар тикшерү үтә. Хастаханәнең мсатбугат хезмәте белдерүенчә, хәзерге вакытта бер шәһәрдәш реанимациядә ята. Икенче ханымны 5нче хастаханәгә күчергәннәр. Тагын бер ир-ат травматология бүлегендә дәвалана. Калган пассажирларны өйләренә җибәрелгән. 

ТР МВД фотолары

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юл-транспорт һәлакәте

Нет комментариев