Чаллыда пенсионер 200 мең сумнан артык акчасын мошенникларга бирде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда пенсионер 200 мең сумнан артык акчасын мошенникларга бирде

Ул кыйммәтле бүләккә алданды.

Чаллыда яшәүче  81 яшьлек пенсионер мошенниклар ятьмәсенә эләкте.

Аның телефонына: «Кыйммәтле бүләк оттыгыз, ул сезгә ошаячак. Әмма моның өчен түләргә кирәк. Башта иминиятләштерү,  аннары китереп бирү һәм посылканың артык авыр булуы өчен..» – дигән хәбәр килә.

Тизрәк кыйммәтле бүләкне алу өчен пенсионер бөтен шартларны үти: банкоматка барып өч тапкыр (155 мең, 25 мең һәм 20 мең сум) күрсәтелгән исәп-хисап счетына акча күчерә.
Аннары шалтыратып посылканың кайчан киләсен белмәкче була. Тик бу вакытта телефонннан җавап алаламый.

Пенсионер хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итте. 

РФ Җинаятьләр кодексның 159нчы «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Аңа Мәскәүдән шалтыратканнары ачыкланды. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


мошенниклык акча югалту Җинять эше

Нет комментариев