Чаллыда пенсионерны кортлы йомырка белән алдаганнар
Ул күрәзәчегә 60 мең сум акчасын чыгарып биргән.
Чаллыда яшәүче 83 яшьлек хатын-кызны күрәзәче алдаган. Ул аның улын дәвалыйм дип, 60 мең сум акчасын һәм алтын чылбырын алган. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, вакыйга ноябрь ахырында ук булган. Әмма пенсионер хәзер генә хокук сакчыларына мөрәҗәгать иткән.
Әби күрәзәче белән урамда танышкан. Ул аңа улының авыру булуын әйткән. Чынбарлыкка туры килгәч, пенсионер шаккаткан. Икенче көнне күрәзәче аны йорт янында сагалап торып туктаткан. Дәваларга ярдәм итәргә теләвен әйткән. Өенә кереп, йомырка белән билгеле бер йола үткәргән. Йомырка эченнән суалчан чыккан. «Чир әле бетмәде»,- дигән. Тулысынча дәвалану өчен 60 мең сум акча һәм алтын чылбырын сораган. Аларны өшкереп, 40 көннән кайтарырга вәгъдә иткән. Пенсионер хатын 40 көн көткән. Күрәзәчедән җилләр искән.
Полиция хәзер тикшерү үткәрә. Мошенниклык маддәсе буенча җинаять эше ачты. Гаепләнүчегә 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев