Чаллыда пенсионеры мошенникларга 2,8 млн сум акча бирде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда пенсионеры мошенникларга 2,8 млн сум акча бирде

Җинаять эше кузгатылды.

Чаллыда 73 яшьлек бер хатын-кызга  «ФСБ хезмәткәре» шалтыраткан һәм акчаларны караклардан саклап калу өчен, вакытлыча башка урынга күчерергә кирәк дип ышандырган. Җайлы булсын өчен ир-ат аңа курьер хезмәтләреннән файдаланырга тәкъдим итә. Пенсионер аңа ышанып, үзенең адресын әйткән һәм өйдәге яшерен урыннан кара көнгә дип җыйган акчаларын төреп куйган.

Курьер белән очрашу аның йорты янында – ЗЯБ бистәсендә булган. Ир-атка пенсионер 2,8 миллион сум акча биргән. Бераз вакыт узгач хатын «ФСБ хезмәткәре»нә шалтыратып, акчаларны кайтару турында белешергә теләгән, ләкин телефон номерына җавап бирүче булмаган. Хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән, җинаять эше кузгатылды.


акча

Нет комментариев