Чаллыда полиция хезмәткәре үз-үзенә аткан?
Тикшерү бара.
Чаллының Эчке эшләр идарәсендә бүген көтелмәгән вакыйга. Иртәнге сәгать 8дә хокук сакчылары 35 яшьлек хезмәттәше Марсель Камалетдиновны кабинетында яралы килеш тапты. Ир-атның башына пистолеттан атканнар. Беренчел фараз – суицид. Хәзер тикшерү бара. Яраланган полиция хезмәткәре БСМПга озатылды. Әмма аның гомерен саклап кала алмадылар.
Шунысы мәгълүм: Марсель Камалетдинов Эчке эшләр идарәсендә 10 елдан артык хезмәт иткән. Хезмәттәшләре белән конфликтка кергәне булмаган, дип хәбәр итә Жесть Казани телеграм-каналы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев