Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «проездной»лар бәясен төшерделәр

Матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

Чаллыда лимитсыз "проездной" билетлар бәясе үзгәртелде. Мэр Наил Мәһдиев кушуы буенча аның бәясен төшерделәр. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов хәбәр итте. 

 «Автобусларда һәм трамвайларда йөрү өчен бер айлык лимитсыз билет бәясе - 2400 сум булачак. Трамвайда гына йөрүчеләр өчен лимитсыз билетлар 1600 сум торачак. Шулай ук чикле, 50 тапкыр йөрү өчен каралган билетлар да бар. Алар белән автобусларда да, трамвайларда да йөреп була. Бәясе 1800 сум», – ди Фәрид Сәлахов.  

Исегезгә төшерәбез, шәһәр транспортларында лимитсыз «проездной»лар 1 февральдән кертелә. Башта аларның бәяләре кыйммәтрәк иде. Монда язылган.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев