Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «проездной»лар кайсы кибетләрдә сатылачак?

Бу хакта шәһәр Советы утырышында хәбәр иттеләр.

1 февральдән Чаллыда лимитсыз "проездной"лар гамәлгә керә. Аларны январь азагында сата башлаячаклар. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов хәбәр итте. 

«Юл билетларын «Впрок» һәм «Циркуль» кибетләрендә сатып алып була. Барлыгы 85 ноктада сатачаклар», – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, автобусларда һәм трамвайларда йөрү өчен бер айлык лимитсыз билет бәясе 2400 сум булачак. Трамвайда гына йөрүчеләр өчен лимитсыз билетлар 1600 сум торачак. Шулай ук чикле, 50 тапкыр йөрү өчен каралган билетлар да бар. Алар белән автобусларда да, трамвайларда да йөреп була. Бәясе - 1800 сум.   

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев